Яр Чаллыда Роспотребнадзорның йөзьеллыгы уңаеннан агачлар утыртылды
Санитар-эпидемиологик хезмәтнең 100 еллыгы уңаеннан ЗЯБ поселогының 15 комплексында аллея барлыкка килде. Бүген 40ка якын хезмәткәрдән торган санитария хезмәтләре коллективлары тарафыннан йөздән артык нарат үсентесе утыртылды.