Яр Чаллы халкы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакырыла
Бүген иртән ике мәйданчыкта республикабызның беркетелгән 7 муниципаль районы катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Сәүдә рәтләре гадәттәгечә Габдулла Тукай исемендәге яр буе («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык) һәм Ипподром территорияләрендә җәелдерелгән.