Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм активистлары конкурска гариза бирә алалар
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә 19 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Яшь Гражданнары Форумы кысаларында Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм активистлары өчен Социаль проектлар республика конкурсын уздыра. Ул яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль проектлауның нәтиҗәле тәҗрибәсен ачыклауга һәм популярлаштырырга, балалар иҗтимагый берләшмәләре әгъзаларының социаль активлыгын үстерүгә, шулай ук иҗтимагый берләшмәләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.