«ЭКОВЕСНА-2026» конкурсы җиңүчеләрен чат-бот ярдәмендә билгеләячәкләр
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «ЭКОВЕСНА-2026» Республика конкурсын үткәрә. Үткәрү вакыты – 1 апрельдән 24 майга кадәр. Конкурс дәвамында катнашучылар марафон биремнәрен үти (һәр атна аерым тематикага багышланган). Катнашучыларга «ВКонтакте»дагы чат-бот аша гариза бирергә кирәк.