Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63%ка кадәр кимегән
Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63%ка кадәр кимегән. Бу хакта "Рәсәй эше" кадрлар үзәге директоры урынбасары Жанна Хайрова хәбәр итте. Татарстан Республикасы буенча әлеге күрсәткеч 1,06%ны тәшкил итә. Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 7 815 вакансия бар. Үзәктә эшсез гражданнарның саны – 1764 кеше. Ел башыннан башлап 2965 кеше үзәк аша эш тапкакан, шул исәптән май аенда – 454, июньдә – 40 кеше эшкә урнашкан.