Яр Чаллы халкы Рөстәм Миңнехановтан «КАМАЗ» мәдәният йортын ремонтлауны сорыйлар
Шәһәр советының VI утырышында актриса Зөлфия Галиуллина чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка шәһәребездә театрлар төзү һәм төзекләндерү өчен рәхмәт белдерде. Хәзер Яр Чаллыда өч театр эшли: Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры, «Мастеровые» рус драма театры һәм Яр Чаллы курчак театры.