Чаллыда нәрсәләр төзеләчәк һәм ремонтланачак
Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Мансур Фәттахов быел Чаллыда яңа мәктәп төзеләчәген хәбәр итте. Ул Мәләкәс арьягындагы 22нче микрорайонда төзелә.
Хәзер 16:48
,
26.5 °C
Хәзер 16:48
,
26.5 °C
Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Мансур Фәттахов быел Чаллыда яңа мәктәп төзеләчәген хәбәр итте. Ул Мәләкәс арьягындагы 22нче микрорайонда төзелә.
« Асылташ » балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында, Изгелек» инвалидлар тернәкләндерү һәм «Перекресток» социаль адаптация үзәкләрендә биналар ремонтланды. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Мансур Фәттахов хәбәр итте.
«Олимпийский» олимпия резервы спорт мәктәбе капиталь ремонтланды.
«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында кайбер медицина учреждениеләренә капиталь ремонт ясалды. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Ман с ур Фәттахов хәбәр итте. Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе ремонтланды. Объектта фасад һәм бизәү эшләре, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру эшләре булдырылды.
«Социаль ипотека» программасы буенча тагын 1068 гаилә фатирга чират тора. Соңгы елларда Чаллыда яңа йортлар, үзенең аерым стиле, инфраструктурасы булган микрорайоннар төзелә.