Чаллының җиде меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
Бүген Чаллының җиде меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. 30 нчы мәктәпне тәмамлаучыларны тантаналы вакыйга белән котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. Ул укытучыларны, балаларны һәм аларның ата-аналарын, бәйрәм чарасына җыелучыларны җылы сәламләде.