Наил Мәһдиев Чаллы спортчыларын уңышлары белән котлады
Бүген Тантаналар сараенда физик культура һәм спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары шәһәр, республика һәм илнең спорт тормышында актив катнашулары өчен спортчыларны, тренерларны, спорт учреждениеләре җитәкчеләрен хөрмәтләделәр. Чаллы спортчыларын ирешкән уңышлары белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.