Хезмәткә һәм оборонага әзер: Чаллыда нормативларны ничек тапшырырга?
Бүген матбугат конференциясендә спорт һәм физик культура идарәсе башлыгы Роман Насрединов һәм тест үткәрү үзәге җитәкчесе Эльвира Солтанова ГТО нормативлары турында сөйләделәр. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы – ил халкын физик тәрбияләүнең тулы канлы программасы һәм норматив нигезе, ул массакүләм спортны үстерүгә һәм милләтне савыктыруга юнәлдерелгән.