Чаллы ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне - Автозавод районында гомер итүче Нургаян Юныс кызы Шәрәфетдинова Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 100 еллык юбилее уңаеннан котлау хаты алды. Нургаян Юныс кызы 1922 елның 7 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Галактионово авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда, Нургаян Юныс кызы туган авылында мөмкин кадәр ярдәм итә. Җәйге чорда басуларда пешекче булып эшли, тракторчыларны ашата. Соңыннан трактор, комбайн йөртүчесе була.