Чаллы Бюджеты-2022. Керемнәр һәм чыгымнар. Акча ничек кулланыла?
Бүген аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулекова Чаллы бюджетының үтәлеше турында сөйләде. 2022 елның 9 аенда шәһәр бюджетының керем чыганаклары 10 млрд 595 млн сум тәшкил иткән. Узган ел белән чагыштырганда керемнәр 22%ка арткан. "Физик затлар милек салымын түләүнең якынлашып килүче срокларына аеруча игътибар итәсем килә. 1 декабрьгә кадәр салымнар түләнмәгән очракта, исәпләнгән суммалар бурыч статусын алачак, бу срогы чыккан һәр көн өчен пенялар исәпләнә. Җирле бюджет буенча бурычлар артмасын өчен, шәһәрнең барлык гражданнарына аңлы булырга һәм 2022 елның 1 декабренә кадәр милек салымнарын түләргә кирәк", – дип мөрәҗәгать итте чаллылыларга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулекова.