Наил Мәһдиев Россия Герое Сергей Чебневның әнисен туган көне белән котлады
«Язмыш шулай килеп чыкты, ул махсус хәрби операция барышында улын югалтты. Без Сергей Владимировичның сугышчан бурычны лаеклы үтәвен, егетләренең чигенүен каплап һәлак булуын беләбез, һәм бу батырлык аңа әнисе Ольга Константиновна биргән тәрбиядән башка булмас иде. Аның кебек хатын-кызларга безнең дәүләт таяна.