Сабантуй 2023: Чаллы халкын һәм бәйрәм кунакларын нәрсә көтә
Чаллыда Сабантуй 17 июньдә Яр буе паркы мәйданында, шулай ук шәһәр Ипподромында узачак.
Хәзер 10:48
,
28.5 °C
Хәзер 10:48
,
28.5 °C
Чаллыда Сабантуй 17 июньдә Яр буе паркы мәйданында, шулай ук шәһәр Ипподромында узачак.
15 июньдә Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда «Сабантуй гүзәле – 2023» традицион конкурсының финалы узачак. 1993 елдан конкурс милли бәйрәм алдыннан үткәрелә. Быел финалда 11 кыз очрашачак. Гүзәл затлар арасында урта һәм югары уку йортлары студентлары, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре бар. Катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтәчәкләр һәм татар милли костюмнарында дефиле үтәчәкләр. "Сабантуй бәйрәме көнендә, 17 июньдә, финалистлар арасында җиңүче төп сәхнәгә чыгачак һәм Сабантуйның абсолют батырын котлаячак. Конкурс финалының махсус кунагы татар эстрадасы популяр җырчысы Илнат Фәрхуллин булачак", - дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.
12 июньдә илнең төп сәхнәсендә - Кызыл мәйданда Россия көне хөрмәтенә грандиоз концерт узачак. Анда илнең төрле почмакларыннан Россиянең иң яхшы вокаль-хор коллективлары катнаша, алар "Хорлар көрәше" Бөтенроссия конкурсының ярымфиналына чыгучылар. Россия көне уңаеннан уздырылган төп концертта чыгыш ясау мөмкинлеге педагог Юлия Кукаркина җитәкчелегендәге 1 нче балалар музыка мәктәбенең "Бусинки" вокаль ансамблендә шөгыльләнүче яшь чаллылыларга бирелде. Концерт финалында ансамбль Надежда Кадышева белән бергә "Течет ручей" җырын башкарачак.
Россия көнендә Габдулла Тукай исемендәге яр буенда «Батарейка» музыка фестивале узды. "Батарейка" яшьләр музыкаль - инструменталь фестивале гитара музыкасын яратучыларны җыйды. Катнашучылар тамашачыларга һәм жюриларга иҗади номерлар тәкъдим иттеләр. Фестивальдә катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде.
Чаллыда Россия көне бәйрәм ителә. Шул уңайдан шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә концерт программалары үткәрелә. Җиңү паркында бәйрәм кунакларын Наил Мәһдиев котлады. "Бүген бу җылы, күңелгә ятышлы кояшлы көнне бөтен илебез үзенчәлекле, бөек бәйрәм – Россия көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм үзенчәлекле, чөнки мондый көннәрдә без бөек, күпмилләтле һәм көчле халык икәнебезне аңлыйбыз. Бүген безнең автокала Россия Федерациясенең аерылгысыз өлеше булды, бар һәм булачак. Без шәһәребезне, кешеләребезне яратабыз һәм горурланабыз – бу безнең бөек Россиябез. Безнең ил һәрвакыт батырлык, каһарманлык күрсәтте. Россия булды, Россия бар, Россия булачак!", - дип бәйрәмгә килүчеләрне Наил Мәһдиев котлады.