Чаллы оешмалары республика конкурсында җиңде
Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты ел саен «Коммерцияле булмаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының иң яхшы коммерция оешмасы архивы»на конкурс үткәрә. Конкурс «2016-2024 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» кысаларында уза.