ГЭСтагы мәдәният һәм ял паркында өмә зарядкадан башланды
ГЭС бистәсендәге мәдәният һәм ял паркында Бөтенроссия өмәсе актив узды: шәһәр халкы территорияне җыештырып кына калмады, ә чәй белән дә сыйланды. Чара башланыр алдыннан чаллылылар зарядка ясадылар, ә аннан соң эшкә керештеләр. Территорияне җыештыруда Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре, ТОС рәисләре, 10, 20, 5 нче мәктәп укучылары, медицина көллияте студентлары һәм районның актив кешеләре катнашты.