Наил Мәһдиев ЛиАЗ маркалы автобусларның маршрутларга чыгу әзерлеген тикшерде
Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Мәскәү хөкүмәте белән килешү нәтиҗәсендә, шәһәргә түләүсез нигездә бирелгән зур сыйдырышлы автобусларны карады. Барлык автобуслар да планлы рәвештә техник хезмәт күрсәтү узачак һәм тиешле документларны алганнан соң, ЛиАЗлар маршрутларга чыгачак.