Чаллы укытучылары республика бүләкләренә лаек булдылар
Казанда Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләре республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Чарада мәгариф тармагының Чаллы хезмәткәрләре дә катнашты. Әйтик, 200 балл җыючыларны әзерләгән педагоглар арасында 76 нчы гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Антон Ермаков, 76 нчы гимназиянең инглиз теле укытучысы Лилия Гыймадиева, гимназия директоры Елена Плотникова, бөтенроссия олимпиадасы призерын әзерләгән 77 нче гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Әхмәтшина, шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге, мәгариф оешмалары, полилингваль гимназия җ итәкчеләре-мәктәп директорлары, «Яблочко» балалар бакчасы мөдире Зөлфия Юзекаевалар бар иде.