Ветеран 105 яшен каршылый
Бүген, 15 августта, үзенең 105 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераны Шахматова Василиса Григорьевна билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов котлаулар җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. Шахматова Василиса Григорьевна Воронеж өлкәсенең Богучар районы Сухой Донец авылында туган. Урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлаган. 1936 елдан үзенең хезмәт эшчәнлеген «Сталин фермасы» совхозында башлый һәм шунда булачак ире Лукьянов Иван Ермеевич белән таныша. 1941 елда ире фронтта хәбәрсез югала.