Чаллы мәктәпкә җыенырга ярдәм итә
11 августта "Заман" яшьләр үзәге территориясендә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды. Акция кысаларында Эшләүче яшьләр советы укучыларны яңа уку елы якынлашуы белән котлады һәм аларга канцелярия җыелмаларын тапшырды. Балалар өчен мәктәп кирәк-яракларын предприятие яшьләре әзерләде.