Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре гөрли
Чаллыда Татарстан Республикасы рәисенең "Безнең ишегалды" программасы кысаларында башкарылган эш өчен рәхмәт белдерү яхшы традициягә әверелде. Бу юлы күршеләр 31/08 йортының төзекләндерелгән ишегалдында очраштылар, яхшы эш нәтиҗәләрен бәяләделәр һәм күңел ачтылар.