Шәһәр хакимияте адресына 6 меңнән артык мөрәҗәгать килгән
2022 ел өчен 6 меңнән артык мөрәҗәгать килгән, шуларның 2188е – шәхси кабул итү форматында һәм 3873е-язмача мөрәҗәгать. 2020 елда уңай каралган мөрәҗәгатьләр өлеше 25,8% булса, 2021 елда – 35,3%не тәшкил итә. Ә хәзер ул артты һәм 44,2% алып тора. Бу хакта бүген Аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова хәбәр итте.