Чаллыда автобуслар видеокамералар белән тәэмин ителгән
Чаллыда шәһәр маршрутларында автобусларның хәрәкәтен күзәтү өчен ГЛОНАСС системасы, җәмәгать транспортын йөртүчеләрне контрольдә тоту өчен салон эчендә видеокамера урнаштырылган. «Пассажирские перевозки» генераль директоры Николай Тятюшкин бүген пресс-конференция барышында транспорт йөртүчеләр белән зур эш алып барылуы турында сөйләде. Чаллылылардан транспорт йөртүчеләргә карата үз-үзләрен тотышына яки йөртү тәртибенә шикаятьләр килгән очракта, чаралар күрелә. Хәбәрне тикшерү кыен түгел: дәүләт автобус номеры, хәрәкәт вакыты билгеле булса, барысын да видеокамералар аша тикшереп була.