"Безгә бу дөньяны саклау васыять ителгән..." фестиваленә йомгак ясалды
"Безгә дөньяны саклау васыять ителгән...» патриотик фестивале сәнгатьнең барлык өлкәләрендә иң талантлы һәм перспективалы авторларны, башкаручыларны һәм коллективларны ачыклауга, Ватан тарихына ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләүгә, үз халкыңның һәм илебезнең казанышлары белән горурлануга, Россиянең һәм Татарстанның мәдәни-тарихи байлыгына, аларның музыкаль, башкару, сәнгать һәм театр мирасына карата кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Быел фестиваль беренче тапкыр үткәрелде. Конкурсантларга биш юнәлеш буенча катнашырга тәкъдим ителде:"Музыка", "Нәфис сүз", "Хореография", "Театр юнәлеше" һәм "Оригиналь жанр".