Чаллы студентлары лидерлык күнекмәләрен үстерәләр
11-13 ноябрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә «Беренче Лига. Яр Чаллы» муниципаль кадрлар белем бирү программасы ачыла. Программада Яр Чаллы шәһәре югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының иң сәләтле һәм актив беренче курс студентлары катнашачак. Быел программа өченче тапкыр уза. Анда катнашучылар булып һөнәри белем бирү оешмаларының 1 һәм 2 курслары, Яр Чаллы шәһәренең югары белем бирү оешмаларын көндезге уку формасында укытуның 1 курсы тора. Барлыгы 186 гариза бирелгән, шуларның 70е катнашуга үткән.