Яр Чаллыда Украинада һәлак булган Артур Шәрәфиев белән хушлаштылар
Артур Шәрәфиевне соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, сыйныфташлары, укытучылары килде. Матәм чарасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты: «Бүген ярты миллионлы шәһәр кайгы кичерә. Без сугышчыбызны, каһарманыбызны соңгы юлына озатабыз. Артур Шәрәфиев үзенең язмышын Ватанга хезмәт итүгә багышлаган һәм соңгы көнгә кадәр хәрби антка тугры калган. Ул чын каһарман. Ата-анасы аның уңышлары белән горурланып яшәгән. Бернинди дә кайгы уртаклашу сүзләре алар кичерә торган авырлыкларны җиңеләйтә алмаячак. Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бу авыр көннәрдә сабырлык һәм ныклык телибез. Без сезнең кайгыгызны уртаклашабыз . Ватан героена мәңгелек дан!» – диде матәм митингында мэр.