«Яран гөл» ансамбле ике конкурста лауреат булды
Март ае Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйрушин җитәкчелегендәге балалар музыка мәктәпләре укытучыларының «Яран гөл» вокаль ансамбле өчен уңышлы булды: иҗади коллектив ике әһәмиятле конкурс лауреаты булды. Шуларның берсе – «Танылу – 2022» II Халыкара педагогик осталык конкурсы (Мәскәү шәһәре), анда «Иң яхшы педагоглар коллективы – 2022» номинациясендә ансамбльгә I дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылды. Илһам Шакиров исемендәге «Кабатланмас моң» I Республика вокаль-инструменталь конкурсында (Казан шәһәре) ансамбль I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.