«Тукай образлары дөньясы» рәсем сәнгате конкурсы игълан ителде
1 нче балалар сәнгать мәктәбе Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән «Тукай образлары дөньясы» IV Республика рәсем сәнгате конкурсы үткәрә. Конкурс 5 апрельдән 25 майга кадәр күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасын кадерләп саклауга ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелә.