Шәһәр Советында "Бердәм Россия" партиясе фракциясе утырышы узды
Шәһәр Советында бүген "Бердәм Россия" партиясе фракциясе утырышы узды. Анда шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары катнашты.
Хәзер 20:41
,
22.5 °C
Хәзер 20:41
,
22.5 °C
Шәһәр Советында бүген "Бердәм Россия" партиясе фракциясе утырышы узды. Анда шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары катнашты.
10 апрельдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр «Экспо-Кама» күргәзмәләр үзәгендә 10 нчы Бөтенроссия модельчеләр слеты узачак. Бу ел саен үткәрелә торган чара, анда Россиянең төрле почмакларыннан автомобиль, бронетехника, авиация, суднолар һәм башка техника модельләрен коллекцияләү һәм ясау белән мавыгучы кешеләр җыела.
10 апрельдә 14:00 сәгатьтә Яр Чаллыда «Тоталь диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала.
Бу көннәрдә Мәскәүдә авыр атлетика буенча Европа чемпионаты бара. Ярышларда Европа континентыннан 361 иң көчле атлет: 182 ир-ат һәм 179 хатын-кыз катнаша. Традиция буенча, спортчылар ыргым белән күтәрүдә, этеп күтәрүдә һәм әлеге ике дисциплина суммасында иң көчле атлетларны билгеләячәк.
Яр Чаллыда 10 апрельдә 13:00 сәгатьтә «Җиңү» паркында «Карга боткасы» милли бәйрәме узачак. Бәйрәмдә «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән «Шонкар» башкорт җәмгыяте катнаша.