Яр Чаллыда җәяүлеләр өчен җир өсте кичү юлын монтажлау белән бәйле хәрәкәт чикләнәчәк
24 мартта сәгать 01:00 дән алып 04:00 кә кадәр М-7 "Идел" автомобиль юлының 1043 нче чакрымында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Биредә җәяүлеләр өчен җир өсте кичү юлын төзү эшләре белән бәйле реверсив хәрәкәт оештырылачак. Ремонт участогында хәрәкәт тулысынча 20 минутка ябылачак.