Яр Чаллыда татарча көрәш буенча «Көрәш» Берләштерелгән Бөтенроссия ачык турниры узачак
4 апрельдә Яр Чаллыда татарча көрәш буенча «Көрәш» Берләштерелгән XII Бөтенроссия мөселманнарының ачык турниры һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына армспорт ярышлары узачак. Ул Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышлана. Ярышлар «Витязь» спорт комплексында узачак.