Сәясәт
Дәүләт Думасы сәүдә үзәкләренә якын йортларда яшәүчеләрне йөдәтүчән тавыш рекламасыннан яклый торган закон проектын кабул итте
Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина бу уңайдан түбәндәге комментарийны бирде: «Миңа һәм хезмәттәшләремә гражданнар еш кына алар йортында яки күрше сәүдә үзәгендә урнашкан кибеттән көнозын яңгыраган тавыш рекламасына шикаятьләр белән мөрәҗәгать итәләр. Бу кешеләргә үз йортларында тыныч яшәргә комачаулый. Шулай ук эштә дә, офиста да, тәрәзә артында нәрсәдер сатып алырга тәкъдим итеп, кычкырып һәм йөдәтеп сөйләп торсалар, игътибарны юнәлтү мөмкин түгел. Тавыш рекламасы таралу регламентациясенең булмавы гражданнаргатискәре йогынты ясый».