Сәясәт
Яр Чаллыдан Лисичанскига 20 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде
Бүген Лисичанскига чираттагы гуманитар ярдәм партиясе китте. Гомуми авырлыгы 20 тонна тәшкил итә. Йөк Лисичанск халкын азык-төлек белән тәэмин итү эшен дәвам итү өчен билгеләнгән. Бу азык-төлек тушенка, ярма, тоз һәм башка продукцияләр. " Без монда шоферларыбызга имин юллар теләр өчен, бер зур һәм тату гаилә белән җыйган кирәк-яракларны туплап җибәрергә җыелабыз. Бу йөкне туплауда барлык шәһәрдәшләребез, җитештерү сәнәгатендә хезмәт куючылар, шулай ук эшмәкәрләр, депутатлар һәм, әлбәттә, шәһәр хакимияте хезмәткәрләре катнашалар» , – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов . Йөк җыюда «Евростиль» предприятиесе җитәкчесе Илнар Гайсин зур ярдәм күрсәтә. Шәһәр Советы депутатлары Илдус Муллагалиев һәм Раил Минегалиев , шулай ук «Луч» предприятиесе дә зур өлеш кертте.