Яр Чаллы 24 яңа зур сыйдырышлы автобус сатып ала
Яр Чаллы хакимияте 300 млн. сумга “КАМАЗ” предприятесеннән 24 зур автобус сатып ала. Автобуслар зәңгәр төстә, 2023 елгы. GPS / ГЛОНАСС мониторинг системасы белән җиһазландырылган, 111 пассажирга исәпләнгән. Физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен дә уңайлы булачак. Автобуска кергәндә механик аппарель урнаштырылган. Салонда инвалид коляскаларны бәйләп кую мөмкинлеге бар.