Яр Чаллы маршрутларына яңа НЕФАЗ автобуслары чыга
Яңа НЕФАЗ автобуслары шәһәр маршрутлары буенча йөри башлады. Сүз 21 түбән идәнле автобус турында бара. Билгеләп үтик, бу максатларга шәһәр бюджетыннан 234 млн сум акча бүлеп бирелгән иде.
Хәзер 01:51
,
21.5 °C
Хәзер 01:51
,
21.5 °C
Яңа НЕФАЗ автобуслары шәһәр маршрутлары буенча йөри башлады. Сүз 21 түбән идәнле автобус турында бара. Билгеләп үтик, бу максатларга шәһәр бюджетыннан 234 млн сум акча бүлеп бирелгән иде.
«Заман» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы Самбо Федерациясе Кубогына ярыштылар. Ярышлар Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселогында узды, спорт чарасында 23 командадан 179 самбочы катнашты. Турнирда «Заман» яшьләр үзәгеннән ике самбочы көч сынашты, алар уңышлы чыгыш ясадылар һәм медальләр яуладылар.
19 ноябрьдә Яр Чаллыда «Безнең көч - бердәмлектә» Эшче яшьләр форумы узачак. Быел ул «Нур» яшьләр үзәгендә үткәрелә. Чара 9:00 сәгатьтә башлана.
«Ел казанышлары– 2020» республика конкурсының бүләкләү тантанасына 53 лауреат һәм җиңүче чакырылган иде, шуларның унтугызы – Казан шәһәре мәгариф оешмаларыннан, утыз дүрте – Татарстан Республикасы шәһәрләреннән студентлар. Тантанада ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов катнашты.
Шәһәр административ комиссиясенең агымдагы елның 9 ае буенча эш нәтиҗәләре турында комиссия рәисе урынбасары Айзирә Хәмзина сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү белән 91 вазыйфаи зат шөгыльләнә. Эшне гадиләштерү өчен быел җиде «Дозор» программа-аппарат комплексы кертелде, ул төзекләндерү өлкәсендә хокук бозуларны автоматик режимда теркәп бара.