Яр Чаллының 32 предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектында катнаша
Татарстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проектының эш нәтиҗәләре турында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча Татарстан Республикасы компетенцияләренең төбәк үзәге җитәкчесе Шамил Бәйрәмов Чаллыда узган матбугат конференциясе барышында сөйләде. Хәзерге вакытта милли проектта республиканың 120 предприятиесе җәлеп ителгән, шуларның 32се – Чаллыдан. Чаллы, Казан белән беррәттән, катнашучылар саны буенча лидерлар рәтендә.