Роспотребнадзор ковидка каршы чараларның үтәлешен тикшерә башлый
Республикада халыкның кайбер категорияләре өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турындагы күрсәтмәне үтәү чоры үтеп бара. Яр Чаллы Роспотребнадзор җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, ведомствода эштән азат ителгән хезмәткәрләр исемлеген төзеп бетерер өчен оешма һәм предприятие җитәкчеләренә өстәмә тәүлек биргәннәр. Исегезгә төшерәбез, "Татарстан Республикасында эпидемия күрсәткечләре буенча гражданнарның аерым категорияләренә COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турында"гы карар нигезендә, 9 ноябрьгә кадәр кешеләр вакцинаның беренче компонентын гына булса да ясатырга тиеш иде. Ә 7 декабрьгә кадәр алар вакцинация курсын тулысынча төгәлләргә тиеш, югыйсә аларны эштән арындырачаклар.