Салым түләү реквизитлары үзгәртелде
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе хәбәр иткәнчә, салым түләүләрен күчергәндә күрсәтелергә тиешле алучының исеме үзгәртелгән. Түләү алучының башка реквизитлары үзгәрешсез кала. Әгәр элек түләү алучы сыйфатында Тула өлкәсе буенча Федераль казначылык идарәсе (бурыч белән идарә итү буенча Федераль салым хезмәтенең төбәк-ара инспекциясе) күрсәтелсә, хәзер түләү документының 16 нчы номерлы реквизитлары кырында "Россия Казначылыгы" (Россия Федераль салым хезмәте)күрсәтелергә тиеш.