Сәясәт
Чаллының Яр буе паркы җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүдә җиңүче
Җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле. Яр Чаллыда җәмәгать киңлекләре арасында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Яр буе паркы төзекләндереләчәк. Парк өчен 11,5 мең шәһәрдәшебез тавыш биргән. Тавышлар буенча ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркы икенче урынны алды. Шулай ук Фикрят Табеев исемендәге яр буе, Габдулла Тукай ис яр буе, Чаллы Яр бистәсендәге күл территориясе, 64 нче комплекстагы парк, Җәмиг мәчете янындагы мәйдан, 69 нчы комплекстагы сквер яки үз вартантыңны сайларга була иде. Тавыш бирү исемлегенә 267 җәмәгать киңлеге һәм ике меңнән артык йорт яны территориясе чыгарылган, шулар арасыннан 2024 елда өстенлекле төзекләндерү өчен топ-200 ишегалды территориясе сайлап алынган.