Яр Чаллыда санитар-экологик икеайлык дәвам итә
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 21 апрельдә районнар территориясендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү үткәрелде, барлыгы 3 056 кеше катнашты.
Хәзер 21:04
,
22.5 °C
Хәзер 21:04
,
22.5 °C
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 21 апрельдә районнар территориясендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү үткәрелде, барлыгы 3 056 кеше катнашты.
22 апрельдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Яр Чаллының «Биформ» компанияләр төркеме машина төзелеше производствосында технологик җиһазларны оператив рәвештә ясарга мөмкинлек бирүче яңа проектын башлап җибәрә. «Биформ» КАМАЗ запас частьләрен, штамп җиһазларын (тормоз аппаратурасы, комплектлау җиһазлары, КАМАЗ кабиналары өчен кузов панельләре) җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә.
57 нче гимназия үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында узды. Бәйрәмдә педагогик хезмәт ветераннары, укучыларның әти-әниләре, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар, педагоглар, башка белем бирү оешмаларыннан кунаклар катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында – «Кориб» компанияләр төркеме генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко , мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин һәм мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Лидия Золотарева .
Кереме яшәү минимумыннан (бер кешегә 10756 сумнан) артмаган гаиләләргә өч яшьтән җиде яшькә кадәрле балалары өчен 2020 елның 1 июненнән пособие түләнә. Мәсәлән, пособие алу өчен өч кешелек гаиләнең айлык кереме 32268 сумнан артмаска тиеш. Керемнән тыш, милек белән тәэмин ителеш тә исәпкә алына.