«Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе илдә һәм республикада иң яхшысы дип табылды
Хәзерге вакытта «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә 38 резидент теркәлгән. Компанияләр тарафыннан 23 млрд сум инвестицияләнгән, 6 526 яңа эш урыны булдырылган. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте.