Яр Чаллы халкы беренче ярдәмне бушлай өйрәнә ала
"Пульста" проекты беренче ярдәмне дөрес күрсәтергә, өйрәнергә теләгән 60лап чаллылыны берләштерде. Курслар өч мәктәп базасында уза no 58, 11 һәм 12. Иҗтимагый проектны Чаллы медицина көллияте белән берлектә «Бердәм Россия» җирле бүлеге гамәлгә ашыра. Беренче төркемнең укуы февральдә башланды.