Сәясәт
Чаллыда кышкы сезон
Быел Чаллыда бозда массакүләм шуу өчен биш шугалак эшләячәк: Ипподромда, Азатлык мәйданында, Мәйданда, Замелекесье поселогында, «Медео»да. Барлык шугалаклар да, чаллылыларга һәм шәһәр кунакларына яңа ел кәефе өстәү максатыннан, бәйрәм иллюминациясе белән бизәләчәк. Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов матбугат конференциясе барышында Ипподромда шугалак формасы бераз үзгәрәчәген хәбәр итте. Бу – "Салават Кубогы" автомобиль ярышлары өчен трасса салудагы яңалыклар белән бәйле.