Шахмат буенча Яшьләр Спартакиадасында Чаллы кызы алтын медаль яулады
Шахмат буенча яшьләрнең V җәйге Спартакиадасы (II этап - Идел буе федераль округы территориаль зонасы) Казанда 19-22 июньдә узды. Ярышларда Башкортстан, Татарстан, Удмуртия Республикалары, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара һәм Саратов өлкәләре командалары катнашты.