Чаллыда «Сәламәтлек җиңел адым белән» проекты дәвам итә
Скандинавия йөреше буенча дәресләр Яр Чаллы шәһәрендә Гренада һәм Яр буе паркларында дәвам итә. Скандинавия йөрешен яратучылар клубында сертификацияләнгән инструктор күнегүләр башкару техникасы буенча тәфсилле инструкция үткәрә, имгәнүләрне булдырмаска һәм күнегүләрнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә торган тәҗрибә белән уртаклаша.