Наил Мәһдиев «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында катнашты
Бүген Казанда 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында уза. Ул иртәнге 8дә башланып, 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев ТНВда хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм турында сөйләде.