"Нур" яшьләр үзәге һәм "Гренада" паркы яшьләр өчен Бөтенроссия җәлеп итү нокталары
Барлыгы бөтен илдән 2 меңгә якын гариза бирелгән. Халык тавыш бирүендә 95 меңнән артык кеше катнашты. Алар конкурсның соңгы этабында экспертлар бәяләгән иң яхшы 600 мәйданчыкны билгеләделәр. 10 апрельдән экспертлар Халык тавыш бирү барышында сайлап алынган нокталарга аноним рәвештә килеп, мәйданчыкларны берничә критерий буенча бәяләделәр: техник җиһазлану, интерьер, сыйдырышлылык, санитар–эпидемиологик иминлек, янгын куркынычсызлыгы нормалары һәм кагыйдәләре. Җиңүчеләр исемлегенә «Нур» яшьләр үзәге һәм «Гренада» паркы да керде. Үзәктә студентларның белемнәрен һәм осталыкларын гамәлдә тормышка ашыру өчен барлык шартлар бар, атап әйткәндә, авторлык программалары, иҗади студияләр, конкурс программалары. Үзәк проектлары көнүзәк өлкәләрне үз эченә ала: экстремизмны профилактикалау, милли мәдәният традицияләрен саклау, наркотикларны һәм җимергеч тәртипне профилактикалау, коррупциягә каршы эшчәнлек. «Нур» яшьләр үзәге – Чаллы яшьләре өчен социаль лифт.