Быел Яшьләр көне 65 нче тапкыр билгеләп үтеләчәк
Быел бәйрәм 24 июньдә узачак. Ул Чулман проспектыннан Хәсән Туфан проспекты буенча «Прибрежный» паркы майданына кадәр үткәреләчәк, - дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов. 16.00 сәгатьтән «Яшьләр кварталы»интерактив мәйданчыклары эшли башлаячак. Матур урында һәм иҗади атмосферада ял итәргә теләүчеләр өчен сәнгать очрашулары.