Яр Чаллы ачык галерея мәйданына әверелде
Ф. Табеев исемендәге яр буенда «Ачык галерея» халыкара урам графикасы фестивале башланды. Сәнгать мәктәпләре укучылары, педагоглар, һәвәскәр рәссамнар, Санкт-Петербург, Ижевск, Казан, Яр Чаллы дизайнерлары плитәләргә эскизлар ясыйлар. Барлыгы 29 эскиз ясалачак картинаның озынлыгы 175 метр тәшкил итәчәк. Фестиваль кысаларында яшьләр ярминкәсе, пленэр, скульпт-арт арт-объектлар фестивале, граффитидан картина мастер-классы һәм башка күп нәрсәләр эшчәнлек итә.