Африка базарында ничек сәүдә итү һәм таможня процессларын контрольдә тоту
ТР эшмәкәрләр ярдәм фондының экспортка ярдәм итү үзәге яңа эшли башлаган һәм эшләп килүче экспортерлар өчен онлайн-вебинарлар оештыра: 27 сентябрь — «Африка: экспорт мөмкинлекләре»; 29 сентябрь — «Экспорт эшчәнлеген таможня белән җайга салу». Вебинарларга МСП.РФ платформасы аша теркәлү («Экспортерлар өчен вебинарларда катнашуга язылу» хезмәте, күрсәтелгән исемлектән вебинарны сайларга кирәк) сорала.